6 нчы ноябрь көнне Җ.Ч. «Игенче» җәмгыятендә терлекчелек буенча 10 айда эшләнгән эш нәтижәләре буенча семинар – киңәшмә үткәрелде.Киңәшмәдә Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р. Н., Саба районы авыл- хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хасаншин Г. Ш. hәм хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә ике өлештән торды : беренчесе Эзмә авыл клубында , икенчесе Пүкәл комплексында урнашкан яңа төзелгән сөт фермасында үтте.