Байлар Сабасында пляж төзиләр?!

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

 

    Бу көннәрдә халык телендә “Сабада пляж ясыйлар икән” дигән хәбәр йөри. Ә ник ясамаска ди? “Ямьле Саба” яр буе зонасында урнашкан Сабинка елгасын чистарту һәм төзекләндерү буенча әлеге күләмле эшне “ПМК-Мелиорация” җәмгыяте эшчеләре башкара. Биредә машиналар кую өчен уңайлы парковка, коену урыны, ял итү мәйданчыгы булдыру каралган. Тирә-ягы агачлар белән әйләндереп алыначак, бер өлеше инде утыртылды да. Күләмле эш, әлбәттә, зур чыгымнар сорый. Кыскасы, дөньялар имин булып торсын да, киләсе җәйдә яңа пляжда кояш астында кызынырга һәм рәхәтләнеп су керергә әзерләнә торыйк...

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International