Лесхоз интернат-йортында көзге эшләр

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Бу атнада Лесхоз интернат-йорты хезмәткәрләре, социаль хезмәт алучылар белән берлектә, территорияне җәйге чордан соң чистартуда, сарымсак, карлыган, крыжовник утыртуда актив катнаштылар.

Чара учреждение янындагы территорияне җыештыру белән башланып китте. Искиткеч һава торышы кәефне күтәрде һәм эшләү теләге уятты. Барысы бергә территорияне чүп-чардан һәм коелган яфраклардан чистарттылар.

Эшләр бик җанлы һәм актив үтте. Интернат-йортның чиста,матур территориясе күзләрне сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International