Татарстанда, пандемиягә карамастан, килешүләр саны артты

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Татарстанда күчемсез милек базарында, яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуга бәйле ситуациягә карамастан, активлык сизелерлек артты. Әйтик, Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2020 елның 9 аенда төбәктә сату-алу килешүләре нигезендә 100 меңгә якын хокук күчеше теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20% ка күбрәк.

Күчемсез милек объектлары буенча киселгәндә, агымдагы елда торак биналарга хокукның 52 меңнән артык күчеше теркәлгән,36 меңгә якын-җир кишәрлекләренә һәм 9 меңнән аз гына артык – торак булмаган биналарга.

"Быел күчемсез милек базарында иң зур активлык соңгы өч айда теркәлә. Июль-сентябрь айларында Татарстан Росреестры ай саен 15-16 мең килешү теркәгән. Узган ел шул ук айларда 9-9,5 мең алыш-биреш булды, - дип шәрехли Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова. - Шулай итеп, пандемиягә карамастан, июль-сентябрь айларында үсеш 60% тәшкил итте".

Шул ук вакытта Казанда 2020 елның 9 аенда сату-алу килешүләре нигезендә теркәлгән хокукларның гомуми саны 34 815 тәшкил иткән. Шуларның 56% - торак биналарга, 28% - җир кишәрлекләренә һәм 12% - торак булмаган биналарга. Сентябрь ае, 6 253 алыш-биреш теркәлгәч, килешүләр саны буенча рекордлы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International