Татарстанда иң зур балалар бакчасы кадастр исәбенә куелган

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

2020 елда Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы 18 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен исәпкә куйганнар, шулардан Казанда -1,5 меңгә якын урыны булган 5 балалар бакчасы

Шулай ук Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм республиканың кайбер районнарында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре кадастр исәбенә куелган.

Мәсәлән, Яр Чаллы шәһәрендә 4 яңа балалар бакчасы кадастр исәбенә куелган. Алар арасында ЗЯБ микрорайонында балалар бакчасы, Замелекесье торак комплексында ике балалар бакчасы һәм Мәскәү проспекты буенча берсе бар.

Казанда 2 балалар бакчасы актив үсә торган Салават Күпере микрорайонында исәпкә куелды. Быел иң зур «Алтын хыял» балалар бакчасы - Залесный бистәсендә: аның мәйданы – 5 мең кв. метрдан артык,  ул 340 балага исәпләнгән.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ике җир өсте катыннан тора. Беренче катта коляска, хуҗалык, ашханә, медицина блоклары урнашкан. Шулай ук биредә мәктәпкәчә төркемнәр өчен 10 бүлмә урнашкан. Икенче катта төрле яшьтәге балалар өчен 8 бүлмә каралган. Биредә физкультура һәм музыка белән шөгыльләнү өчен заллар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International