Шәмәрдән авыл мәдәният йортында кыргыз рәссамы Джумабек Базарбаевның отчет күргәзмәсе булды. Әлеге күргәзмәдә Шәмәрдән авылына багышланган картиналар тәкъдим ителде. Кыргызстанның заманча рәсеме анда реалистик һәм Авангард юнәлешләрнең бер үк дәрәҗәдә тәкъдим ителүе белән уникаль. Авыл халкы да битараф калмады. Күргәзмәдә Шәмәрдән авылында язылган 15тән артык матур эш тәкъдим ителгән. Аларда җылылык, яктылык һәм күңел күп. Күргәзмә 26 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу ун көн эчендә аны теләгән һәркем карый алачак.