Мингәр-Саба-Сатыш «туристик маршруты»

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире китапханә белән берлектә авылдашлар өчен " Мингәр-Саба-Сатыш»туристик маршруты буенча экскурсия оештырдылар. Анда экскурсовод Закирова Л.М. артистның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Аннары "Мингәр" ял базасына барып, Сабан туеның күңел ачу үзәгендә булдылар. Аннан Сатыш авылы мәдрәсәсе музеена бардык, анда күп экспонатларны күрергә насыйп булды. Экскурсия барышында экскурсовод-гид Тамчыгөл Вәлиева Саба районы, аның кызыклы урыннары һәм күренекле шәхесләре турында сөйләде. Экскурсия яхшы тәэсирләр белән истә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International