Сәрдә авыл клубы мөдире «Акчарлак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «кунакка әби килде»дип исемләнгән әдәби сәгать оештырды. Балалар бик теләп әбиләрен каршы алдылар. Әби кунакка буш кул белән түгел, ә яшерен сандык белән килгән. Беренче Бүләк " Бүләк кемгә?әкиятне тыңлаганнан соң балалар ел фасыллары турындагы сорауларга җавап бирделәр. Аннан соң табышмакларга җаваплар бирелде. Катнашучылар табигать, үсемлекләр һәм хайваннар турында табышмаклар чиштеләр. Аннары сундук - тәңкә рәвешендәге шоколадларга чират җитте. Балаларга чара бик ошады, алар әбиләренә кызыклы бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр.