Октябрьнең икенче якшәмбесендә без авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Бу көн уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре "Икмәк булса, җыр да була"дип исемләнгән икмәк бәйрәме үткәрделәр. Чарада элеккеге авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. "ипинең әһәмияте турында кунакларны каршы алулары, беренче тапкыр ипи белән өй бусагасыннан атлап керүе сөйли", - дип башлады ул сүзен. Барысын да бәйрәм белән котлады, җыр бүләк итте, хезмәт ветераннарына авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Чара барышында кунаклар яшьлек җырларын башкардылар, алар өчен күңелле уеннар, биюләр оештырылды. Ә чәй өстәле артында үзләренең хезмәт елларын искә төшерделәр, икмәк үстерү, эшкәртү һәм җитештерү белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләделәр. Һәркем бәйрәмнән ләззәт, җылы аралашу алды. Чара Саба районының 90 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.