Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Шәмәрдән лицееның 4 «Б» сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья кул юу көненә багышланган «Чиста куллар – сәламәт тормыш» мәгълүмат сәгате үткәрде. Чараның максаты-пычрак кулларның зыяны, микроблар турында белү, кулларны сабын белән вакытында һәм дөрес юдыруга игътибарны җәлеп итү. Балалар белән әңгәмә вакытында кулларны ничек дөрес юарга кирәклеген, кулларны юу – гадәт кенә түгел, ә күп кенә йогышлы авырулардан саклану ысулы икәнлеген искә төшерделәр. Чара барышында танып-белү уеннары уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, бармак гимнастикасы үткәрделәр, «микробларга – юк»дигән видеоролик карадылар. Шулай ук кечкенә генә эксперимент үткәрдек, шуннан соң без микробларны сабынның ничек этәрүен күрдек. Балалар микроблар һәм алар белән көрәш алымнары турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Барлык уеннарда һәм әңгәмәләрдә актив катнаштылар, һәр бала күтәренке кәеф белән калды. Чара ахырында Балаларга «чиста куллар эксперты»дигән медальләр тапшырылды.