ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 13 октябрьгә Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелми.
1. Татарстан Республикасы буенча 2020 елның 13 октябренә метеорологик хәл фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы + 4..+9˚. Көндез максималь һава температурасы +13..+18˚.