Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылында "Җырлап яшик" дип исемләнгән концерт булды. Программада халык җырлары, биюләр, баянда музыкаль чыгышлар булды. Артистларның чыгышлары тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.