Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында Консультация-кисәтү

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында Консультация-кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:

Метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында Консультация-кисәтү

2020 елның 8 октябре 00 сәгатьтән 9 сәгатькә кадәр

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 8 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе түбәндәге киңәшләрне бирә:

Томан булганда:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән элемтәнең төзек чараларын, навигация приборларын алырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаудан сакланырга кирәк. Туктату кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда яхшы күренә торган жилетны кулланырга. Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәрләрдән тыелыгыз

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда чиктән тыш игътибарлы булу;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына үтеп чыгу;

3. Юлны үтеп чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир өсте җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;

4. Хәрәкәт итә торган транспорт каршыннан трассаны йөгереп чыкмаска;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Яхшы күренә торган жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетергә.

Фото архивтан.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International