Мичәнбаш авыл клубында китапханә һәм Шәмәрдән мәдәният йорты белән берлектә "Өлкәннәрдә акыл-сабырлык" дип исемләнгән бәйрәм концерты-чәй эчү оештырылды...Өлкәннәр көненә багышланган чара. Концертка Мичәнбаш авылында яшәүче барлык өлкәннәр дә чакырылган иде. Концертны авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Н. ачып җибәрде.
Кич буе җылы котлаулар һәм җырлар яңгырады, аларны кунаклар бик теләп тыңладылар һәм җырладылар. Бәйрәмнең дәвамы чәй табыны артында дәвам итте, әби-бабайларыбыз аның белән аралаштылар, яшь елларын искә алдылар.