2020 елның 3 октябрендә Казанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган X «Өченче яшь» пенсионерлар Республика спартакиадасы узды.

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

2020 елның 3 октябрендә Казанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган X «Өченче яшь» пенсионерлар Республика спартакиадасы узды. Спартакиадада Татарстан Республикасының барлык шәһәр һәм районнарыннан спортчылар катнашты. Спартакиадада катнашучылар өстәл теннисы, катнаш эстафета, йөзү, дартс, скандинавия йөреше һәм пуля белән ату буенча көч сынаштылар. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Х «Өченче яшь» пенсионерлар Республика Спартакиадасында Саба муниципаль районы командасы мактаулы 1 урынны яулады.

 Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International