ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ
"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 6 октябрьгә Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелә:
1. Татарстан Республикасы буенча 2020 елның 6 октябренә метеорологик хәл фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 м, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы -5..+5, максималь һава температурасы көндез +9..+14˚.