Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 4 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек районнарда явым-төшем көтелми.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +2..+7˚.
Һаваның максималь температурасы көндез +10..+14˚.