Оет авыл клубы, китапханә белән берлектә, "Күңел җылысын сезгә бүләк итәбез, кадерлеләребез!" дип исемләнгән өлкәннәр көненә багышланган чара уздырдылар. Өлкәннәребезгә ихлас күңелдән сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләделәр. Алар үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр, хатирәләре белән уртаклаштылар, яраткан җырларын башкардылар, шигырьләр укыдылар.