Татарстанда беренче тапкыр төзүчедән өлешченең милек хокукын теркәүгә гариза бирелгән

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Уңай карар кабул ителгән очракта, өлешләп төзүдә катнашучының милек хокукын дәүләт теркәве, төзүченең гаризасы нигезендә, 9 эш көне эчендә башкарылачак.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә беренче тапкыр «күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында «Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль закон кысаларында алыш-бирешне теркәү өчен документлар пакеты бирелде. Өлешче исеменнән гариза «Устрой»компанияләр төркеме тарафыннан бирелгән. Күчемсез милек объекты Казанның Совет районында урнашкан.

Исегезгә төшерәбез, 202-ФЗ номерлы Федераль закон 2020 елның 13 июлендә үз көченә керде. Закондагы үзгәрешләр нигезендә, төзүче, фатирны өлешләп төзүдә катнашучыга тапшырганнан соң, аның исеменнән, ышаныч кәгазеннән башка теркәлү өчен документлар бирә ала, бу потенциаль милекчене Татарстан Росреестрына мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итү зарурлыгыннан азат итә. Төзүче өлешләп төзүдә катнашучының милек хокукын дәүләт теркәве үткәннән соң, милекчегә ЕГРНнан өземтә тапшырырга тиеш.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова сүзләренә караганда, әлеге закон белән Росреестрның төзүчеләр белән хезмәттәшлеге механизмы камилләштерелгән, документларга хокукый экспертиза процедурасы җайга салынган, бу тулаем төзелеш тармагында уңай чагылыш табачак:

«Без Татарстанда Өлешләп төзү өлкәсендә закон мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана башлавыбызга шатбыз. Шулай итеп, закон нигезендә төзүченең физик һәм юридик затлардан ышаныч кәгазеннән башка, өлешче артында милек хокукын дәүләт теркәвенә алу турында Росреестрга гариза бирү хокукы билгеләнде. Билгеләнгән үзгәрешләр, һичшиксез, өлешләп төзүдә катнашучылар өчен хокукларны теркәү процедурасын камилләштерергә һәм гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк".

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International