Туристик сәяхәт

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Җир йөзендәге иң зур елгалар да кечкенә генә инештән юл алган кебек, дөнья буйлап сәяхәт итәргә омтылуның башлангычы да иң элек үз ватаныңда ярала. ​ Туган якның гүзәл табигатен ярату, истәлекле һәм тарихи урыннары белән кызыксыну, гаҗәеп тырыш уңган кешеләре белән танышу, аралашу, үтә дә мөһим һәм кызыклы чараларның берсе, аеруча яшь буын өчен. Җәяүләп, яисә ике тәгәрмәчле дустың- велосипедыңны иярлә дә туристик сәяхәткә кузгал. Шекше һәм Алан-Елга авылларында туып, үсеп килүче балалар белән оештырылган бүгенге чараны да без нәкъ менә югарыда әйтелгән максатларны күздә тотып үткәрдек. ​ Аны “Туристик сәяхәт” дип атадык. Көнен дә махсус туры китереп сайладык, чөнки 27нче сентябрь календарь битләрендә Бөтендөнья туризм көне буларак билгеләнгән.

​ ​ Сәяхәтебез Алан-Елга авылында башланды. Беренче тукталыш 1 май урамындагы иң өлкән кешеләрнең берсе, тыл ветераны Мөхәрләм абый Рәкыйповлар капка төбендә булды. Әле буыннары да ныгып бетмәгән малай Бөек Ватан сугышы елларында өлкәннәр белән беррәттән ​ иң авыр эшләрне башкарган, фронтны икмәк белән тәэмин итү өчен көнне-төнгә ялгап урак урган, ат җигеп тә эшләгән. Балаларны бик сөенеп каршы алды Мөхәрләм абый, якынлашып килүче өлкәннәр көне белән котлауларны да бик җылы кабул итте. ​

​ Икенче тукталышны Нәзировлар ишегалдында ясадык. Йорт хуҗасы Расим абый үтә дә яхшы хәтерле, зирәк һәм тапкыр, бик уңган кеше. Үз авылының тарихын бик тирәнтен белә, балачакта яратып уйнаган уеннарын да онытмый. Яшь туристларны да ул нәкъ менә шулар белән таныштырды. 40-50нче елларда Алан-Елга малайлары арасында иң шәп саналган ​ “Тәтәйле”, “Чокырлы”, “Чүрәкәйле” уеннары, аларның тәртибе һәм шартлары турында сөйләде. Балалар ул өйрәткәннәрнең барысын да “колакларын торгызып” ​ тыңлап, чиратлашып уйнап та карадылар.

​ Алдагы тукталыш Шекше авылында, элеккеге “Авыл капкасы” урынында булды. Биредә балаларга ​ данлыклы Гыймай бай үгезе һәм аның авылны бүреләрдән саклап калуы хакында бәян ителде.

​ Сабантуй мәйданы- туристик сәяхәтнең тагын бер тукталышы. Авылның иң матур урыннарыннан санала ул. Зур юл читендә урнашкан мәйдан үтеп-китеп йөрүчеләрнең дә игътибарын җәлеп итә. Балалар биредә ял итеп, халкыбызның мили бәйрәме хакында белгәннәрен сөйләп алдылар һәм “Ташкискән” чишмәсенә юл алдылар. Ул күрше Сәрдә авылы белән ике арада урнашып, таш арасыннан агып чыга. Элек-электән Шекше авылының түбән урамнарында яшәүчеләр эчәр суны шушы чишмәдән ташыганнар, ул бүген дә безнең өчен тереклек чыганагы. Чишмәдән бераз түбәндәрәк, Сәрдә елгасына таба, бик чиста тирән күлләр булган, аларга ел саен кыр үрдәкләре кайтып төпләнгән. Күлләрнең берсен ​ “Серле күл” дип йөрткәннәр, чөнки аның төбендә тәүлекнең билгеле бер вакытында төрледән- төрле сурәтләр пәйда булган, авлыбызның иң өлкән кешесе Зәкия апа Таһированың, мәсәлән, бала чагында күл төбендә самавыр янында чәй эчеп утырган кешеләрне күргәне булган. Илдә күпләп торф чыгару башлангач, Шекше күлләре дә зыян күргән, алар урнашкан үзәнлекләрдән​ ​ торф ала торгач, сулары​ кибеп, күлләр бөтенләй юкка чыккан.

​ Кызыклы һәм мавыктыргыч “Туристик сәяхәт” тән балалар үзләре өчен бик күп мәгълүматлар алып кайттылар, рәхәтләнеп аралаштылар, ял иттеләр.​ Әлеге чара Шекше мәдәният йорты мөдире Л.Хисмәтова тарфыннан,​ “Ямьле Саба” проекты кысаларында, Саба районы оешуның 90 еллыгына, ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International