Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда -2 градуска кадәр салкыннар көтелә

 

     Иртәгә, 25 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

    Метеорологлар республика буенча урыны белән -2 градуска кадәр салкын көтелүен фаразлый.

     Моннан тыш, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда һәм Казанда томан төшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International