Концерт «Җырлыйк бергә, бер күрешү – үзе бер гомер»

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

21 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында «Балкыш» социаль - тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә «Җырлыйк бергә, бер күрешү үзе бер гомер» дип исемләнгән хәйрия концерты тәкъдим ителде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән беррәттән «Тулган ай» фольклор коллективы чыгыш ясады. Бәйрәм программасында тамашачылар иң матур концерт номерларын күрделәр. Концерт халык җырлары, татар биюләре белән үрелеп барды. Кунаклар концерт программасында катнашучыларның барысын да алкышлар белән каршы алдылар. Залда гаҗәеп җылы бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International