Югары Симет авыл җирлегендә узган атна яңалыклары

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

     1 сентябрь көнне Югары Симет урта мәктәбендә Белем бәйрәме үтте. Әлеге тантананы мәктәп директоры Гарифуллин Рафис Нәкыйп улы ачып җибәрде. Ул балаларны яңа уку елы белән тәбрикләп, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде. Укучыларны шулай ук авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин Илгизәр Роберт улы , Саба районы  мәгариф бүлеге методисты Шигабиева Миләүшә Раиф кызы, Саба күптармаклы җитештерү предприятиясе җитәкчесе Хәбибуллин Илнур Гәбиз улы котладылар һәм беренче сыйныфка укырга керүче балаларга  бүләкләр тапшырдылар.

    3 сентябрь көнне Югары Симет мәдәният йортында халык җыены булып узды. Көн тәртибе буенча авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин Илгизәр Роберт улының 2015-2020 елларда җирлектә эшләнгән эшләр турында кыскача доклады , район башлыгы җитәкчесе урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улының чыгышы тыңланды. Халыкның сорауларына җавап бирелде.

   Җыеннан соң район җитәкчеләре һәм җирлек яшьләре арасында  баскетбол уены үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International