Казан Кремлендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләре өчен тантаналы кабул итү үткәрелде. Ел саен Республика көне алдыннан була торган хөрмәтләүдә быел безнең районнан Олы Шыңар авылында яшәүче Гөлнур һәм Фәннур Галимовлар гаиләсе катнашты.
Районыбызда Галимовларның абруе зур. Фәннур Әхсән улы - укытучылар династиясен дәвам итүче, бөтен хезмәт юлын мәгариф эшенә багышлаган педагог. Әнисе Клара Самат кызы ягыннан әби-бабасы, әти-әнисе дә мөгаллимнәр булганнар. Династиянең гомуми педагоглык стажы - 178 ел. Җәмәгате Гөлнур ханым озак еллар район кулланучылар җәмгыяте кибетләрендә сатучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан мөхтәрәм зат. Алар 5 балага гомер биргәннәр, күптән түгел генә энҗе туйларын билгеләп үткәннәр. Галимовларның уллары да әти-әниләре һөнәрен сайлаганнар: Рүзәл бүгенге көндә Арча педагогия көллиятендә укыта, игезәкләр Илназ белән Нияз шул уку йортын тәмамлап, инде армия хезмәтен дә үтәп кайтканнар. Олы кызлары Гүзәл хезмәт урынын Казанда сайласа, төпчекләре Гөльяз әлегә мәктәптә белем ала. Галимовлар -бар яктан да үрнәк гаилә. Алар элек-электән районыбызда үткәрелгән мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашулары белән аерылып торды, балалар да әти-әниләре үрнәгендә тәрбияле, тырыш булып үстеләр, мәктәптә яхшы укыдылар, күп тапкырлар фән олимпиадалары җиңүчеләре буларак та тәбрикләнделәр. Республикабызның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү (быел ул ТАССРның 100 еллык юбилеена да багышланды) Президентыбыз белән бергәләп фотога төшү белән төгәлләнде.