13 августта җылы бәйрәм - очрашулар көне билгеләп үтелә. Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Ямьле Саба" проекты кысаларында "күңел җылысын җылы елмаю белән җылытыйк"дип исемләнгән очрашу уздырдылар. Әлеге чараның максаты-балаларда туган мәдәният, иҗат һәм спортка карата кызыксыну уяту, китапханәче белән таныштыру. Очрашу "танышу клублары"уеныннан башланды. Чара "Дубай"халык уен кораллары ансамбле турында презентация, видеоролик күрсәтү белән тәмамланды. Очрашу файдалы, җылы килеп чыкты.