Квест-игра «Гүзәл минем туган ягым!»

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

12 август көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Гүзәл минем туган ягым!» дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Без барыбыз да яраткан уенны асфальтка күчердек, анда балалар шакмакны атып, чыккан санга команда белән бергә адымнар ясарга тиеш иделәр. Әмма бу әле барысы да түгел! Кайбер түгәрәкләрдә «ТАССР оешуның 100 еллыгына», «Саба районы оешуның 90 еллыгына» багышланган биремнәр булды: ребусны, мисалны чишәргә, өчтән бер дөрес җавап сайларга һәм мисалларның дөрес җавабын табарга. Финишка беренче булып килеп җитүче команда алга таба кладка таба бер адымда иде. Беренче этапны үткәннән соң, без бөтен балаларга да кладны эзләү буенча карта тараттык. Картадагы билгеләр буенча яшергән хәзинәне табып, барлык этапларны да җиңел үтеп, балалар үз бүләкләрен алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International