«Яраткан йорт хайваны!»

2020 елның 7 августы, җомга

7 август көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре чаңгы базасы мәйданчыгында балалар өчен " Яраткан йорт хайваны!» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Һәр бала үзен нинди дә булса мультфильм герое яки әкият персонажы образында күрсәтергә ярата. Балалар могҗизаларга чын-чынлап ышана белгәнгә күрә, аларга аквагрим ярдәмендә теге яки бу образ рәвешенә керү кыен булмаячак. Чара башында белгечләр балаларга гримның дөрес төшүе һәм куркынычсызлык техникасы турында сөйләделәр. Соңыннан балаларга сайлау өчен берничә образ тәкъдим ителде. Иҗади процесста катнашучыларның барысы да  канәгатьләнү һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International