Студентлар һәм яшьләрнең традицион концерты

2020 елның 7 августы, җомга

 Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, ТАССРның 100 еллыгы һәм Саба районының 90 еллыгы уңаеннан, студентлар һәм яшьләрнең "Җәйге могҗиза"дип исемләнгән традицион концертын  оештырдылар.  Спорт стадионында ачык һавада кич буе җырлар, шигырьләр, мәзәкләр һәм күңелле тавышлар яңгырады. Дәртле биюләр тамашачы кәефен күтәрде, алар  бергә җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм ахырында яшьләр өчен дискотека булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International