6 август көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Хуҗабикә" клубы әгъзалары һәм "Умырзая" фольклор коллективы белән берлектә кичке утырулар үткәрделәр. Соңгы вакытта утырулар традициягә әйләнде. Моннан тыш, өлкәннәр өчен мондый чаралар бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәтләрне җайга салырга, яңа талантларны һәм пенсионерларның мөмкинлекләрен ачарга мөмкинлек бирә. Чәй артында үткәнне искә алырга, яшьлек җырлары астында җырларга һәм күңел күтәренкелеге алырга мөмкин. Чара бик күңелле үтте: гармун астында халык җырлары җырладылар,"Назал"," Гөлбану","Биш парлы" милли уеннары уйнадылар. Китапханәче Татар, Россия драматургы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Абдулла улының тууына 85 ел тулуга багышланган "Халкымның күркәм улы" дип исемләнгән күргәзмә - күзәтү үткәрде. Аның хикәяләре кычкырып укылды.