"Күңелле балачак"

2020 елның 4 августы, сишәмбе

4 август көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен музыкаль-уен программасы оештырдылар. Әлеге чараның максаты-үсеп килүче буынның сәламәт, актив һәм мәдәни ялын тәэмин итү. Балалар бик шатланып җитезлек, җиңеллек һәм зирәклекне үстерүгә юнәлдерелгән спорт бәйгеләрендә катнаштылар. Күңелле викторина сорауларына җавап бирделәр һәм «Паровозик», «Змейка» һ.б. уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында барысы да татлы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International