Балалар өчен бик күңелле җәйге каникуллар дәвам итә. Аларның ялларын кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан " Ямьле Саба" проекты кысаларында бүген Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсенә экскурсия оештырдылар. Урман музеның бай тарихы белән таныштылар. Андагы гүзәллек, матурлык һәркемнең күңеленә хуш килде. Маршрутыбыз мәдәният йортында урнашкан кыңгыраулар музеенда дәвам итте. Балаларга мондагы кыңгыраулар тарихыда бик ошады. Балалар мәйданчыгында уйнап, ял итеп күңел ачып кайтты алар бүген.