"Корбан бәйрәме

2020 елның 1 августы, шимбә

31 июль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Нургали" мәчете һәм китапханәче белән берлектә "Корбан бәйрәме"дип исемләнгән күңел ачу-бәйрәм программасын үткәрделәр. Чара күңелле, тату атмосферада узды, балалар уйнадылар, нәшидләр тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, күңел ачтылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр, чараның максатлары һәм бурычлары уңышлы, төгәл үтәлде. Чыннан да, уендагы бала беркайда да алай ачылмый. Биредә, шәхси мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдән тыш, бала үзе дә сизмичә, физик һәм әхлакый сыйфатларын үстерә, дуслашырга, ярдәмгә барырга, җиңәргә һәм оттырырга өйрәнә. Без өлкән балалар һәм кече яшьтәге балалар өчен яңа уеннар уйлап таптык.Өлкәнрәк балалар "Рыбак", "Снайпер", "Кашык бн су ташу", "Чүлмәк вату"кебек уеннарында катнаштылар. Ә кечкенәрәк балалар "Фонтан", "Кольцо", "Урыннан озынлыкка сикерү" , "Калак белән шар ташу" кебек уеннарда бик теләп катнаштылар. Соңгы бәйге "Коръән уку"булды. Барлык уеннарның асылы шунда ки, балалар һәр уенда катнашып, очколар алып һәм барлык җыелган очколарны бүләкләр санына алмаштыру иде . Ничек бәйрәм-бәйрәм булсын тәмле сыйланудан башка?! Әлбәттә, уеннардан соң без барыбыз да тәмле, бәйрәм пылауы белән сыйландык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International