Молодежная встреча в мечети "Нургали"

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

 24 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә,"Нургали" мәчетендә авыл яшьләре белән «Безнең буын» дип исемләнгән очрашу уздырдылар. Очрашу бик кызыклы булды. Без төрле темаларга сөйләштек. Хәзрәт Әхмәт Сафин егетләр һәм кызлар нинди булырга, ничек үз-үзләрен тотарга тиешлеге турында сөйләде. Бу, мөгаен, иң кирәкле темаларның берседер. Барысы да җәмгыятьтә үзебезне ничек күрсәтүебезгә, тотуыбызга бәйле бит. Шулай ук безнең сөйләм манерасына һәм дөньяны ничек кабул итүебезгә дә бәйле. Әңгәмә барышында Алмаз Галимҗанов үз фикерләрен әйтте, тыюлар һәм рөхсәт ителгән хыяллар турында сөйләде. Ул барысына да бу очрашуның асылын дөрес һәм төгәл җиткерә алды. Яшьләр өчен бу әңгәмә бик кызыклы булды. Аларның сораулары бик күп иде. Бу очрашудан безнең һәрберебез үзебез өчен дөрес нәтиҗәләр ясар дип өметләнеп калабыз. 1 фото - Речь Хазрата Ахмада Сафина./Хәзрәт Әхмәд Сафин белән әңгәмә . 2 фото - Беседа с Алмазом Галимзяновым / Алмаз Галимҗанов белән әңгәмә. 3 фото - отвечают на вопросы/ Сорауларга җавап бирәләр. 4,5 фото - Все с интересом слушают советы/ Барысы да кызыксынып киңәшләр тыңлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International