Саба районы Курсабаш авыл җирлегендә очрашу

2020 елның 24 июле, җомга

    Саба муниципаль районының Курсабаш авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов катнашында гражданнарны кабул итү булды.

    Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе аңлатылды. Кулланучыларның гомуми күзаллаулары өчен территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.

    Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре үз компетенциясе кысаларында барлык мәсьәләләр буенча да тулы җаваплар бирделәр һәм халыкка консультацияләр бирделәр. Чара барышында «кулланучы өчен белешмәлек» буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы өләшенде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International