24 июль көнне тәрбиячеләр Яруллина Рәмзия һәм Хәбибуллина Г.Р. балалар белән берлектә ТАССР ның 100 еллыгына багышланган асфальтта рәсем ясау шөгеле үткәрделәр.
Максат: балаларда Ватанга мәхәббәт,Татарстан эләменә һәм гербына хөрмәт тәрбияләү.
Бурычлар:
Рәсем ясау шөгыле баланың көндәлек тормышын кызыклы һәм файдалы итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Ә бала, үзен чолгап алган предметларны һәм әйләнә - тирәне яссылыкта сүрәтләп, предметның формасын билгеләргә өйрәнә. Нәтиҗәдә аның күзаллавы үсә, сенсорик тәҗрибәсе байый. Ул үзе ясаган рәсемнәргә карап шатлана, иҗат итәргә өйрәнә.
Асфальтта рәсем ясау – саф һавада уеннар вакытында үткәрелә торган мавыктыргыч шөгыльләрнең берсе.
Шөгыль ахырында һәр бала зур кызыксыну белән тылсымлы акбурлар ярдәмендә ясалган рәсемнәрне күзәттеләр. Балалар бик тырышып үзләренең рәсемнәрен буяганнар иде.