Яшьләр белән кич утыру

2020 елның 17 июле, җомга

  11 июль көнне Югары Симет авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре , яшь китап укучыларны китапханәгә җәлеп итү һәм яшьләргә файдалы һәм күңелле ял оештыру максатыннан, ачык һавада  кич утыру оештырдылар. Чара бик зур һәм күңелле үтте. "Яшьлек матур китап уку белән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде . Хезмәткәрләр үтеп баручыларны, беренче чиратта яшьләрне, кичәгә катнашырга, китап яки журнал сайларга чакырдылар. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде , китап уку һәм китап , үсеп килүче буында зарарлы гадәтләргә иярмәү өчен яхшы альтернатива булырга мөмкин дип сөйләде. Чараның икенче өлешендә катнашучылар урамда зур экраннан фильм карадылар. Бу кичә бик күңелле  үтте .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International