Тематический час «Мин яратам сине Татарстан»

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

15 июль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре А.М. Вәлиева һәм Р.И.Хаҗиева ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Мин яратам сине Татарстан» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада төрле яшьтәге балалар катнашты. Аларга ТАССР тарихы, шулай ук Саба районы оешуы турында сөйләделәр. Чара ахырында балаларга «По следам истории…» дип исемләнгән уен уйнарга тәкъдим иттеләр. Балаларга районыбызның картасын һәм Шәмәрдән-Байлар Сабасы маршрутын төзеделәр. Әлеге чара мавыктыргыч һәм күңелле булды, анда балалар актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International