“Ямьле Саба”

2020 елның 14 июле, сишәмбе

"Ямьле Саба" проекты кысаларында Югары Симет авылы китапханәсе, мәдәният йорты һәм мәдәният йорты хезмәткәрләреТүбән Симет авыл клубында "Мортаза Бине Котлыгыш әс Симети эзләре буйлап"дигән туристик экскурсия оештырылды. Чараның максаты: туган як тарихын һәм данлы кешеләрне өйрәнү. Беренче тукталыш Түбән Симет авыл клубында булды. Анда безне клуб мөдире Асатова Фирая һәм балалар каршы алды. Ике авыл балалары белән җанлы очрашудан һәм Түбән Симет клубы белән танышканнан соң, Түбән Симет мәчетенә юл тоттык. Имам хатыйп Җиһангиров Шәймөхәммәт абый безгә мәчет тарихы,"иман шарты" исемле беренче китап язучысы Мортаза бине Котлыгыш эс Симети турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Безгә 1999 елда чыккан фикх китабын күрү бик кызык булды. Мәчеттән чыкканнан соң без юлыбызны дәвам иттек һәм Мортаза бине котлыгыш әс-Симети каберенә бардык. Экскурсия ахырында табигатьтә пикник оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International