2020 елның 14 июлендә 13: 30 сәгатьтә "Экологик велоузыш" акциясен үткәрү планлаштырыла"

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Саба муниципаль районы Башкарма комитеты, "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе һәм Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты инициативасы белән 2020нче елның 14нче июлендә 13.30 сәгатьтә "Экологик велоузыш"акциясе үткәрү планлаштырыла.

Чараның максаты-төньяк-көнчыгыш гидротехник корылманың яр буе полосасын чистарту. Әлеге велоузышта теләгән һәр кеше катнаша ала. Велоузыш старты: 14:00 сәгатьтә шәһәр тибындагы бистәнең үзәк мәйданыннан. Байлар Сабасы, "балалар иҗат үзәге" МБУ каршында битлекләр һәм перчаткалар бар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International