Программа "Гости на праздник"

2020 елның 10 июле, җомга

8 июль көнне Гаилә, тугрылык, мәхәббәт көне уңаеннан Югары Шытсу авылына ТНВ – Планета телеканалының “Татарлар” программасыннан телевидениега төшерү төркеме килде. Төркемне Югары Шытсу мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Көмеш тел” халык уен кораллары ансамбле каршы алды. Ул «Әйт, авылым», «Җырла, җырла дип әйтәсез», «Яшь күңел» җырларын башкарды, аннан һәркем үзе турында, ансамбльнең иҗади эшчәнлеге турында сөйләде. Тележурналистлар ансамбль әгъзалары Сәрия һәм Шамил Мөхетдиновлар гаиләсе белән очрашып, Сәрия апаның чигелгән кул эшләрен – калфаклар, сөлгеләр, яулыклар, күлмәкләр, алъяпкычлар – карадылар. Шулай ук мәдәният йортының газ операторы, әти – әнисе 67 елдан артык бергә тигез гомер кичерүче Хидиятуллин И.Н. гаиләсе белән дә таныштылар. Аннан озак еллар мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшләгән Хайруллина С. йортына юл алдылар. Суфыя апа ТАССР заманындагы авыл тормышы турында сөйләде. Китәр алдыннан телевидение хезмәткәрләре мәчеттә һәм Түбән Шытсу төп мәктәбенең музеенда булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International