Тугрылык һәм мәхәббәт - ул бер-берсеннән аерылмый торган төшенчәләр. Тугрылык - ул тотрыклылык һәм үз хисләренең үзгәрмәүчәнлеге. Ул бары тик тулы ышаныч һәм ихласлык булганда гына барлыкка килә. Мәхәббәт - ул башка кешегә карата тирән йөрәккә бәйле хис. Димәк, тугрылык һәм мәхәббәт - ул бербөтеннең ике яртысы дигән сүз, чөнки гашыйк кеше генә йөрәк, сүз һәм күңел белән дә сөеклесенә дә тугры булачак.
8 июльдә бөтен Россия буенча Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан, без Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре "Капка төпләре - авылым кичләре" дип исемләнгән проектка старт бирдек. Башлангыч этап шушы датага багышланган, урамның 1/3 өлешендә яшәүчеләргә, халыкта Тубән өч, Тукай урамы диелә. Быел Гандалиф апа һәм Әхмәтган абый, тыл ветераны Разия апа Закирова, биш бала атасы Фәрит абый Әхмәтов, ТАССР Югары Советы депутаты Рәзинә Ярмөхәммәтова - Хәсәнова гаиләсе - алар барысы да Тукай урамындагы "Тубән оч" та яшәүче күршеләр. Капка янындагы эскәмиядәге бәйрәм утырышы җыр-бию, өлкән буын яшьлеге хатирәләре белән узды, шулай ук гаиләдәге дуслык, озын гомер серләре белән уртаклаштык