Яшьләр көне рәсми рәвештә 1993 елның 27 июненнән бирле билгеләп үтелә.
Яшьлек - ул һәр кеше тормышында искиткеч чор гына түгел, ә күңелнең аерым торышы да. Бу - иң кыю өметләр, эзләнү, ачышлар һәм тормышка ашыру вакыты. 27 июнь көнне без Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре саф һавада яшьләр өчен "Яшьлек мизгелләре"дип исемләнгән бәйрәм тамашасы уздырдык. Бәйрәмне гитара астында үзенең яраткан җырларын җырлап Илдус Сабирҗанов башлап җибәрде. Яңгыр да яшьләргә яшьлек бәйрәмен бәйрәм итәргә комачауламады. Учакта коймак пешердек, самавыр куйдык, өстәл артында көн темасына кагылышлы мәсьәләләр буенча әңгәмә үтте . Соңыннан дискотека булды.