21-22 июнь көннәрендә Саба шәһәр җирлегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә «Хәтер шәме» акциясе узды. Җыелучылар шәмнәр кабыздылар, сугыш батырларын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр куйдылар. Акциядә оешма, учреждение җитәкчеләре, хезмәткәрләр һәм ветераннар катнашты.