Табигатьтә Россия көненә багышланган тематик чара

2020 елның 16 июне, сишәмбе

11 июнь көнне Кече Шыңар мәдәниятйорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә табигатьтә Россия көненә багышланган тематик чара уздырдылар. Китапханәче балаларны Россия белән бәйсез һәм ирекле дәүләт буларак таныштырды. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд  чиштеләр, сорауларга җаваплар таптылар, рәсемнәр ясадылар. Шулай ук балаларны Россиянең символы буларак каен агачы белән таныштырдылар, туган ил турындагы җырлар белән аның тирәли әйлән – бәйлән уйнадылар. Соңыннан күккә Россия Флагы төсенә буялган кәгазь самолетлар очырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International