90 яшьлек юбилярны котлау.

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Ханнанова Нургаян Гатиятулла кызы1930 нчы елның 08 июнендә  Кече Шыңар авылында колхозчы  Гатиятулла белән Нәфисә гаиләсендә дөньяга килә. 

 

   Гатият абый колхозда эшли, Нәфисә апа да төрле эшләрдә йөри. Гаиләдә биш бала үсә - Нургаян апа 2 нче бала. Ул Кече Шыңар башлангыч мәктәбендә 4 класс белем ала.

  Сугыш хәбәрен Курса почмакка кунакка баргач ишетә. Сугышка Хөснулла  абыйсы китә, ул 7 ел хезмәт итә. Япон границасында хезмәт иткән җиреннән контужен булып кайта.Башка сугыш чоры балалары кебек алар да сугыш вакытында молотилкада эшләгәннәр, урак урганнар. Аеруча бер вакыйга исендә калган Нургаян апаның: Арчадан симәнә алып кайтканда бер чабатасы төшеп калып яланаяк авылга хәтле кайта. Ул вакытта ашарга юк, кычыткан, алабута,черек бәрәңге белән тамак ялгаганнар.

    Сугыш беткән хәбәрне кәнсәләр ишек алдына җыйган җыелышта ишетеп кайта,бу сука беткән көн була. Аннары “сложный”да да эшләгәннәр, көлтә дә бәйләгәннәр, кайда кушсалар шунда тырышып хезмәт куйганнар.   “Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы  хезмәтләрен бәяләп  “Фидакарь хезмәт өчен” медале,  Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 60, 70,75  еллыкларына юбилей медальләре бирелә.

    1956нчы елда Кече Шыңар авылына Ханнанов Шириязданга   кияүгә чыга. Килен булып килгән  еллардан алып колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Сугыштан соң да бик авыр еллар килә, гомер буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыга ул.

5 бала тәрбияләп үстерәләр. Ширияздан абый 1986 елда вафат  була. 5 баласы да исән сау,олы улы Рафаил Пермь өлкәсе Барда шәһәрендә  яши, 2 баласы бар;Зөһрә Казанда - 1 малае ,1 оныгы бар; Наҗия Казанда - 2 баласы, 2 оныгы бар; Таһир - авылда 2 баласы бар

Нургаян апа хәзерге вакытта улы Таһир белән килене Фәридә тәрбиясендә яши.

“Шушы матур тормышта калган гомерне авыртмыйча, хәсрәт күрмичә яшәсәк иде,сугышларны ачлыкларны балаларыбызның балалары күрмәсен иде,”- дигән теләктә кала ветеран.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International