Югары Симет авылында «акыллы» счетчиклар урнаштырыла

2020 елның 13 июне, шимбә

        Югары Симет авыл җирлегенең Югары Симет авылында  «акыллы» электр исәпләгечләр урнаштыру эшләре бара . Яңа технологияләр ярдәмендә «акыллы» счетчик мәгълүматне электрон формада , интернет аша яки кәрәзле элемтә аша хезмәт күрсәтүче компаниягә җибәрә. Кулланылган энергия күләме турындагы мәгълүматны тапшырудан тыш, мондый исәпкә алу приборы электр энергиясе белән тәэмин итүче компанияләргә ватылу яки төзек булмау турында сигнал бирә. Бу кулланучы өчен уңайлыклар тудырачак: ай саен счетчик күрсәткечләрен язып, коммуналь хуҗалыкларга хәбәр итәсе булмаячак, счетчиклар моны дистанцион рәвештә башкарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International