11 июньнән төп үзгәрешләр (шул исәптән сәүдә, җәмәгать туклануы һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмаларының эш тәртибе буенча)

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

2020 елның 8 июненнән башлап 6.06.2020 ел, № 471 карар үз көченә керә.

Бер үк вакытта сәүдә залында 1 кеше (хезмәткәрләрне дә кертеп) исәпләнгән сәүдә залының 4 кв.м мәйданына билгеләнгән иң чик санга карата таләпләрне үтәү шарты белән ваклап сату объектлары эше рөхсәт ителә.

08.06.2020 елдан башлап гражданнарны санатор-курорт оешмаларында (шифаханәләрдә) кабул итү һәм урнаштыру яңадан башлана);

11.06.2020 дән ачык һавада җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү объектларының дистанцияне үтәп һәм су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыру шартларында эшләве рөхсәт ителә;

15.06.2020 дән башлап КФҮкә гариза бирүчеләрне кабул итү, шул исәптән алдан язылмыйча да, яңадан башлана.

Тыю:

- гражданнарның ваклап сату объектларында, хезмәтләр күрсәтү, пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашырганда транспорт чараларында, шул исәптән такси, шәхси саклану чараларыннан (битлекләр, ресираторлар, перчаткалар) файдаланмыйча керү һәм булуы – *җәмәгать урыннары төшереп калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International