Саба районы Арташ авыл җирлегендә очрашу

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

     Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрелә. Чираттагы очрашу 2020 елның 9 июнендә Саба муниципаль районы Арташ авылында узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров кабул итте.
     Кабул итү барышында гражданнарга «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.
     Нигездә, кабул итүдә авыл халкы катнашты, һәм сораулар сәүдә өлкәсенә кагылышлы иде. Халыкны аларның хокуклары кызыксындырды: техник яктан катлаулы көнкүреш товарлары, сыйфатсыз азык-төлек товарлары сатып алганда, гарантия ремонтын үткәрү сроклары турында, сыйфатлы товар сатып алу максатыннан кирәкле мәгълүмат булу турында һ.б.
Чара барышында «кулланучы өчен белешмәлек» буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International