Бәйрәм белән! Рус теле көне белән!

2020 елның 6 июне, шимбә

Хөрмәтле Саба районы халкы!

Сезне чын күңелдән рус теле көне белән котлыйбыз!

      Бу дата юкка гына сайланмаган – нәкъ менә 1799 елның 6 июнендә Мәскәүдә Александр Сергеевич Пушкин туган.
      Совет чорында бу бәйрәм Пушкин шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Хәзер безнең илдә Пушкин көне ел саен билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата Россия Федерациясе халыкларының гомуммилли байлыгы, халыкара аралашу чарасы һәм дөнья цивилизациясенең мәдәни һәм рухи мирасының аерылгысыз өлеше буларак рус телен саклау, яклау һәм үстерү максатларында билгеләнгән иде.

      Кечкенәдән башлап тирән картлыкка кадәр без Пушкин юлларын укыйбыз, аларны иҗат иткән кешенең осталыгына һәм талантына сокланудан туктамыйбыз. Бөек рус шагыйренең китаплары һәр йортта, һәр мәктәптә, һәр китапханәдә, бөтен дөнья буенча бар.

      Александр Сергеевич Пушкинның иҗатына булган мәхәббәт ватандашларыбыз күңелендә беркайчан да сүнмәс һәм һәр яңа буын үзе өчен кабат «тере һәм ачык поэзия» учагын ачар дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International