Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында Халыкара “Балаларны яклау көне” чарасы

2020 елның 5 июне, җомга

“Балаларны яклау көне” бәйрәме –иң кызыклы, мавыктыргыч, уеннарга иң бай бәйрәмнәрнең берседер мөгаен. Әлеге бәйрәм интернатның спорт мәйданчыгында үтте. Төсле шарлар белән бизәлгән мәйданга интернатта тәрбияләнүче барлык балалар һәм бүгенге көндә консервация режимында эшләүче барлык хезмәткәрләрдә җыелды.

Бәйрәм җыр, музыка, кызыклы милли уеннар һәм спорт уеннары белән үрелеп барды. Аркан тартыш, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп йөгерү кебек ярышларда балалар бик теләп катнаштылар. Бәйрәм кызганнан кыза барды. Балалар дөньяларын онытып уйнадылар, йөгерделәр, батутта сикерделәр. Бәйрәмнең һәр кунагы бүләкләргә, татлы күчтәнәчләргә ия булды. Бу чара балаларга онытылмас мизгелләр, күтәренке кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International